top of page

ПРЕДСТАВЛЕНИЕ ПРЕТЕНДЕНТА НА СОИСКАНИЕ ПРЕМИИ ПРЕЗИДЕНТА РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ УЧИТЕЛЯ ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА И ЛИТЕРАТУРЫ МУНИЦИПАЛЬНОГО ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОГО АВТОНОМНОГО УЧРЕЖДЕНИЯ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №10 «ЦЕНТР ОБРАЗОВАНИЯ» ГОРОДСКОГО ОКРУГА ГОРОД НЕФТЕКАМСК РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН

Мин- укытучы

(Эссе)

                                                                                              Укытучы!

                                                                                              Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

                                                                                              Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

                                                                                              Бик җаваплы, авыр  синең хезмәтең дә,

                                                                                              Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә!

        Укытучы хезмәте элек-электән үк авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәрләрнең берсе булган. Ул – катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия. Ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы да.

       Мин - ана теле укытучысы! Бу һөнәрне сайлавыма үзебезнең авыл мәктәбенең татар теле укытучысы, мөгаен, этәргеч булгандыр.  Хәзер дә хәтеремдә, бүлмә уртасында китап тоткан укытучым. Бүлмә эче тып-тын. Әйләнә-тирәмә күз салсам, барысы да тын да алмыйча, онытылып, укытучыны тыңлыйлар. Кемнеңдер күзендә моңсулык, кемнеңдер яшь тә күренгәли. Сихри дә, кызыклы да, мавыктыргыч та шул әдәбият дөньясы!

        Ә хәзер мин үзем  укытучы. Күпме укучының карашы миңа төбәлгән. Бер бала тәрбияләп үстерү генә дә ни тора, ә дистәләгән-йөзләгән нарасыйны җәмгыятькә кеше итеп әзерләп бирү күпме көч, күпме сабырлык сорый?! 

       Тормыш бит ул бик катлаулы. Аның төрле вакытлары була: сөенеп туя алмаслык шатлыклы минутлары да, ерып чыга алмастай авыр мизгелләре дә. Ә безнең укучыларыбыз шатланырга да, авырлыкларны да җиңәргә, матурлыкны да күрә белергә, яхшылыкка омтылып яшәргә өйрәнергә тиеш. Алар мәрхәмәтле, назлы, итагатьле, ярдәмчел, гадел һәм олыларны хөрмәтләүче шәхесләр булып үсәргә тиеш. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң?

      Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төп бурычы – балаларны төрле яктан үстерү, әдәби әсәрләр, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре аша әдәп-әхлак  тәрбиясе бирү. Мәхәббәт, акыл, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучыларга әхлак тәрбиясе бирүдә әдәбият дәресләренең роле әйтеп бетергесез зур. Чөнки әдәбият бөтен барлыгы белән тәрбия фәне, ә әдәби образлар аның төп нигезен тәшкил итә. Халкыбызның акыл иясе Ризаэтдин Фәхретдин юкка гына: “Әхлак белән әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”- дип язмаган. Халык авыз иҗаты әсәрләренең барысы да диярлек балаларга тәрбия һәм гыйлем бирү идеяләре белән сугарылган. Алар үсеп килүче яшь буынны самими матурлыкка өнди, күңел түрендә шигърият чишмәләре булып челтери. Балачакта өйрәнелгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше хәтерендә кала.     “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас”.  Р.Фәхреддиннең бу сүзләре безне уйланырга һәм дөрес тәрбия бирүдә җаваплылыкны арттырырга мәҗбүр итә.

“Бала ул тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын да”, - дигән борынгы грек философы  Плутарх. Ә бу ялкынны ничек кабызырга соң? Нәрсәгә өйрәтергә? Ничек өйрәтергә? Укучыны ничек кызыксындырырга? Бүген укучыларны үз фәнең белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен яңа технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга, ягъни заман укытучысы булырга кирәк. Кечкенәдән үк телевидение, интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Шуңа да мин, хәзерге укыту процессын мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән башка күз алдына китерә алмыйм.  Хәзерге заман мәктәбендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзү һәм иҗади эшләр башкару, төрле  бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә.

Укучыларның төрле әзерлек, белем дәрәҗәләренә юнәлдерелгән стандарт булмаган эш алымнарының иң отышлысы – проект эшен оештыру. Әлеге эш төре укучыларны актив эзләнү-тикшеренү, иҗади эшчәнлеккә тартырга ярдәм итә.  Иң мөһиме шул: төрле иҗади эшләр белән шөгыльләнгән укучыларда дөньяга үз карашлары, оригиналь фикерләүләре формалаша.

           Укучыны эзләнергә, теге яки бу чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтү методы  – зур табыш. Үзлектән эзләнү, кирәкле материалны табу, исбат итү - белем алу процессында үзенең роле зур булуын тойган укучы өчен бу бик кызыклы. Мәсәлән, язучының тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгәндә, ул, материал табып, өйрәнеп кенә килми, ә презентация ясарга, язучы турында яңа мәгълүмат табарга, дәреслектә бирелмәгән әсәрләрен туплап, китапчык ясарга  мөмкин.

          Балалар тормышында уенның әһәмияте искиткеч зур. Кечкенә балаларга, хәтта яшүсмерләргә дә уен аркылы белем һәм тәрбия җиңелрәк бирелә, чөнки уен аның табигый халәте. Уен аша бала күп нәрсәгә өйрәнә, төрле күнекмәләр ала. Уен кызыксынуын арттыра, акыл эшчәнлеген, тапкырлыгын, зирәклеген үстерә. Ахырда мөстәкыйльлекне һәм ихтыяр көчен дә үстерергә ярдәм итә. Җиңгәндә һәм җиңелгәндә дә бүтәннәр арасында үз-үзеңне ничек тотарга өйрәтә.

        Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә  кроссвордлар, ребуслар, табышмаклар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.

       «Гыйлем юлы – бик кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы – бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр», - дигән  Ризаэтдин Фәхретдинов. Ә дәүләт эшлеклесе, шагыйрь Разил Валиев  “Бәхет нәрсә соң ул?” соравына  менә болай җавап биргән:

–  Бәхет ул һәрвакыт алда була. Гомумән, бәхетле мизгел генә булырга мөмкин. Сагынып сөйләрлек гамәлләрең, дусларың булсын. Бәхет, оҗмах шикелле, һәрвакыт алда. Оҗмах һәрвакыт алга дәшеп тора. Ул шундый хыялый, серле бер көчтер инде. Бүген үзен бәхетле дип санаган кеше, минемчә, бәхетле түгелдер. Ул фәкать шатлык, канәгатьләнү кичерә. Бәхет ул матди хәлдә була алмый, аны тотып карап булмый. Күңел түрендәге хис, рух, халәт ул.

     Ә  укытучы бәхете шулдыр: укучылар Кеше булып үссәләр. Ягъни,  Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатларына ия булсалар. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы!

bottom of page